Бүген, 2025 елның 5 февралендә, Татарстанның тарифларны җайга салу өлкәсенең 55 еллыгы билгеләп үтелә!
Бу 55 ел элек республикада һәм илдә тарифларны рәсми билгеләү өчен җаваплы структура булмаган дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Сүз нәкъ менә аерым профильле орган турында бара.
Бәя һәм тарифларны җайга салу чыганаклары ерак үткәнгә китә. Рус телендә тарифлар турында беренче тапкыр 1724 елгы Диңгез уставында искә алына.
Бөтен 18-19 гасыр ил эчендә үз сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән тарифлар системасына корылган.
20 гасырда көчле трансформация бара, Совет Россиясенең бәяләр сәясәте нигезләре формалаша.
1921 елның 5 августында Финанс халык комиссариаты каршында Бәяләр комитеты төзелә. СССР чорында нәкъ менә бу дата совет регуляторикасы тарихында исәпләү ноктасы булып саналган.
1966 елның 11 октябрендә Бәяләрнең дәүләт планы бүлеге оештырыла. Аның функцияләренә предприятиеләр һәм оешмалар продукциясенә һәм хезмәтләренә бәяләр һәм тарифлар проектлары буенча бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләү, шулай ук бәяләр, тарифлар, өстәмә бәяләр һәм ташламалар үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру керә.
1970 елның 5 февралендә ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән Татарстан АССР Дәүләт планы бүлеге, мөстәкыйль орган буларак, Татарстан АССР Министрлар Советының бәяләр бүлеге итеп үзгәртелә.
Татарстан АССР территориясендә урнашкан предприятиеләр һәм оешмаларның бәяләрне җайга салу һәм дәүләт дисциплинасы үтәлешен контрольдә тоту көчәя. Җитәкче итеп Геннадий Иванович Петров билгеләнә, ул 17 ел дәвамында, пенсиягә чыкканчы, бәяләр бүлеген җитәкләгән.
Күп кенә товарларга, мәсәлән, сувенир продукциясенә, тегү фабрикалары эшләнмәләренә, уенчыклар фабрикасына, текстиль-галантерея фабрикасына, күн галантерея фабрикасы продукциясенең бер өлешенә, милли аяк киемнәренә, «Хитон» заводының көнкүреш химиясенә, катыргы-полиграфия эшләнмәләренә һәм башка бик күп товарларга бәяләр республика бүлеге карамагында була.
Торак-коммуналь хезмәтләргә килгәндә, аңлау өчен, ул вакытта аларга хезмәтләрнең тар җыелмасы кергән. Татарстан бәяләр бүлеге карамагында бары тик чүп-чар чыгару, җыештыручылар, урам себерүчеләр эшенә түләү һ.б. кебек булган, ә электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итүгә тарифлар, торак өчен түләү һәр конкрет төбәк өчен РСФСР Министрлар Советы тарафыннан билгеләнгән.
1979 елда ТАССР Министрлар Советының бәяләр бүлеге ТАССРның бәяләр буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Бәяләре җайга салынырга тиешле продукция, товарлар һәм хезмәтләр исемлеге дә киңәйтелә. Комитет продукциягә калькуляциянең барлык элементларын җентекләп анализлый һәм тикшерә. Комитет карамагында барлык өлкә предприятиеләрендә бәяләр дисциплинасы үтәлешен контрольдә тоту буенча масштаблы эш кала. Хокук бозу фактларын ачыклап һәм оешма-кибет җитәкчеләрен җәзалап, дәүләт комитеты гади сатып алучылар һәм хезмәтләрдән файдаланучыларның хокукларын яклаган.
1992 ел чигендә базар бәяләренә күчү һәм җитештерү-техник билгеләнештәге продукциягә, халык куллану товарларына, эшкә һәм хезмәтләргә бәяләрне либеральләштерү була.
1994 елда ТР Бәяләр буенча дәүләт комитеты бетерелә һәм Продукциянең сыйфаты, бәя кую һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәясәтне координацияләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты оеша.
Эш 4 юнәлештә алып барылган: бәяләр кую, лицензияләү, продукцияне сертификацияләү, контроль-инспекция эшчәнлеге. Дәүләт тарафыннан җайга салу төп азык-төлек товарларына, дару чараларына, медицина эшләнмәләренә, ягулык-майлау материалларына, халыкка күрсәтелә торган коммуналь-көнкүреш хезмәтләренең мөһим төрләренә, электр һәм җылылык энергиясенә карата башкарылган. Тора-бара товарларның төп массасы ирекле бәяләрдән сатыла башлаган.
2001 елда (мөстәкыйль орган буларак) Республика энергетика комиссиясе төзелә.
Эшчәнлекнең төп юнәлешләре: электр, җылылык энергиясенә, газга тарифлар билгеләү, электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләү, тарифларга кертелә торган инвестресурсларны контрольдә тоту һәм башкалар.
Вакытлар узу белән РЭК статусы һәм вәкаләтләре ныгый, Татарстан дәрәҗәсендә бәяләрне һәм тарифларны җайга салу процесслары өчен турыдан-туры җавап бирә торган бердәм автоном органда бәя кую өлкәсендә төбәк потенциалын берләштерү мәсьәләсе өлгереп җитә.
2008 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2008 елның 25 гыйнварындагы ПУ-29 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасының Тарифлар комитеты төзелә.
2010 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2010 елның 22 апрелендәге ПУ-254 номерлы Указы белән Тарифлар комитеты Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде.
2018 елның ноябреннән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Александр Станиславович Груничев билгеләнде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифларны җайга салу өлкәсендә 127 вәкаләт гамәлгә ашырыла. Җайга салынучы оешмаларның гомуми саны 1 064 тәшкил итә. 2025 елга барлыгы 997 тариф карары (яисә 879 карар) кабул ителде. 2025 елда җайга салына торган керемнең гомуми күләме 180 млрд.сумнан артык (ӨХС тыш).