Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 1 ноябре, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Хайджин Текнолоджис” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

2. “Вертикаль-Алабуга”  ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Стройинвест” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

5. “ТранснефтьЭлектросетьСервис” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

6. Кулланучыларга “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

7. Кулланучыларга “Теплосервис” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

8. “Теплоснабсервис” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга тарифны билгеләү турында.

9. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны билгеләү турында.

10. “ТАНЕКО” ААҖ өчен эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

 

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International