Зинһар, уяу булыгыз! Провокацияләргә бирешмәгез, мошенникларга ышанмагыз!

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Мошенниклык очракларының ешаюына игътибар итәбез. Җинаятьчеләр сезгә билгеле затлар (җитәкчеләр һ.б.) исеменнән шалтыраталар яки мессенджерларда  (WhatsApp, Telegram) хәбәрләр язалар. Мошенниклар номерны алыштыру һәм тавышны имитацияләү өчен программа чараларын куллана.

Шулай ук дәүләт учреждениеләре, банклар, мобиль операторлар һәм төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар исеменнән дә шалтырату очраклары теркәлә. Аларның максаты – «Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм банкларның мобиль кушымталарында шәхси кабинетларга керү мөмкинлеген алу. Мошенниклар сезнең телефонга җибәрелгән, авторизация яки теркәлү өчен кирәкле кодны таләп итәләр. Читтән торып керү мөмкинлеге алгач, җинаятьчеләр сезнең акчаларыгызны урлап, кредитлар рәсмиләштерергә мөмкиннәр.

Сездән уяулык саклавыгызны, мондый шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирмәвегезне, шулай ук рәсми элемтә каналларыннан файдалануыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International