Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы булды

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Экспертлар советы составына Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, мәгариф учреждениеләре һәм оешмалар вәкилләре керә.

Утырышның көн тәртибендәге 2013-2017 елларга “Татгазэнерго” ЯАҖнең инвестицион программасын карап тикшерү турында мәсьәлә каралды.

Экспертлар советы әгъзалары “Татгазэнерго” ЯАҖнең инвестицион программасында күздә тотылган чараларны карап тикшерү һәм фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына әлеге инвестицион программаны расларга бертавыштан тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International