Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышы булды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитеты Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет рәисе Н.Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен энергетика ресурсларыннан файдалануның техник  һәм икътисадый мөмкинлекләре өлкәсендәге тенденцияләргә анализ (Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган “Юл картасы” чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 2018 елга технологик тоташтыру бәясен этаплап киметү мәсьәләләрен кертеп).

2. Табигый монополияләр эшчәнлегенә контрольлек итү. Россия Федерациясе субъектларында табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар советларын оештыру буенча методик рекомендацияләр проектын тикшерү.

3. Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге советы рәисе Исмәгыйлев Марс Марсель улы кандидатурасын Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы составына кертү буенча фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International