Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Хайджин Текнолоджис” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “Вертикаль-Алабуга” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “Стройинвест” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
4. “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
5. “ТранснефтьЭлектросетьСервис” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.
6. Кулланучыларга “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
7. Кулланучыларга “Теплосервис” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
8. “Теплоснабсервис” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга тарифны килештерү турында.
9. “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны килештерү турында.
10. 2014 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә билгеләнгән тарифларны максималь дәрәҗәдә ихтимал үзгәртүнең чик индексларын килештерү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.