Чаллы шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар билгеләнде

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Тарифларны үзгәртү шәһәрнең транспорт системасын алга таба үстерү һәм нәтиҗәле эшләтү өчен кирәк.

Дәүләт комитеты Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләде. Гамәлдәге тарифларны яңадан карау шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Башкарма комитет тәкъдиме буенча бер тапкыр кулланыла торган юл йөрү билеты бәясе –  45 сум, 100 һәм аннан да күбрәк йөрүгә исәпләнгән юл йөрү билеты бәясе – 35 сум.

Дәүләт комитеты тапшырылган тариф заявкаларына һәм раслаучы документларга анализ ясады һәм ташучыларның икътисадый нигезләнгән чыгымнарын исәпкә алды.

2025 елның 1 гыйнварыннан 1 сәфәрнең бәясе 40 сум тәшкил итәчәкОзак вакыт файдалану билетлары белән түләгәндә сәфәрләр отышлы булып кала, бу очракта бәясе – 30 сум.

Тарифлар үзгәрүгә түбәндәге факторлар йогынты ясады:

  • Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы нигезендә куллану бәяләре индексын 5,8% дәрәҗәсендә үзгәртү; 
  • Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы нигезендә электр энергиясенә бәяләр үсеше 11,6% күләмендә, бу җир өсте электр транспорты өчен кулланырлык;
  • ягулык-майлау материалларына бәяләрнең 8% гә кадәр артуы;
  • минималь хезмәт хакын арттыру – тарифларда исәпкә алынган хезмәт хакы, тарифларны исәпләү буенча гамәлдәге методик күрсәтмәләргә ярашлы рәвештә, куллану бәяләре индексына 5,8% индексацияләнгән һәм машина йөртүчеләр өчен уртача – 60 мең сум, кондукторлар өчен 38 мең сум тәшкил итәчәк. Ташуда катнашкан машина йөртүчеләрнең тарифларда исәпкә алынган гомуми саны – 375 кеше, кондукторларның (трамвайларда) гомуми саны – 80 кеше (автобусларда кондукторсыз түләү системасы кертелгән);
  • лизингка сатып алынган яңа автобуслар өчен эксплуатация чыгымнарын исәпкә алу;
  • хәрәкәт итүче составка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга һәм транспорт иминлеген тәэмин итүгә чыгымнар арту;
  • шулай ук автотранспорт предприятиеләренең мәҗбүри салым түләүләре һәм башка чыгымнары.

Тарифларны раслау турындагы карар барлык профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән. Кабул ителгән карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәреләчәк һәм теркәлгәннән соң хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International