Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Станция Спортивная-2» махсус төзүче» ҖЧҖнең «Станция Юбилейная» торак комплексы. 2 эшләтеп җибәрү комплексы. №2.2 торак йорт, Казан шәһәре, Идел буе районы» объектын индивидуаль тәртиптә «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында».
2. «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең «Казан дары заводы. Җитештерүне реконструкцияләүнең I, II, III этабы» объектын индивидуаль «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «Казан шәһәренең Киров дамбасы буендагы су объектында ясалма җир кишәрлеген төзекләндерү» – «ПСУ» ҖЧҖ объектын «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
4. «Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ Казан шәһәренең Даурия урамындагы механизация һәм теплица хуҗалыгы базасын төзү» объектын «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
5. «РИОНИ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Чаллы шәһәренең торак булмаган билгеләнештәге биналары янкорма итеп төзелгән күпфатирлы торак йортлар комплексы, территорияне үзләштерүнең 3 этабы» объектын индивидуаль тәртиптә «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024