ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “2013 елда тарифларны җайга салу һәм 2014 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” дигән Бөтенроссия семинар-киңәшмә эшендә катнашты

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

17 октябрь көнне Сочи шәһәрендә Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан Краснодар крае администрациясе ярдәмендә оештырылган “2013 елда тарифларны җайга салу һәм 2014 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” дигән темага җайга салу органнарының  еллык Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе үз эшен башлады. Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан Рәис Марат Зарипов, рәиснең беренче урынбасары Александр Штром, салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендә тарифларны җайга салу бүлеге начальнигы Лариса Хәбибуллина, юридик бүлек начальнигы Эльмира Садыйкова катнашты.

Киңәшмәне Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков ачып җибәрде. Аның чыгышында Федераль тарифлар хезмәтенең 2013-2018 елларга расланган эшчәнлек планы кысаларында хезмәтнең урта сроклы перспективага исәпләнгән эшенең төп юнәлешләре билгеләп үтелде. Болар:

·                       табигый монополияләр бәяләре (тарифлар) үсешен тоткарлау буенча чаралар комплексын эшләү;

·                       кулланучыларны яклау дәрәҗәсен, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм ышанычлылыгы дәрәҗәсен арттыру – табигый монополияләр хезмәтләрен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең коммерция сыйфат стандартларын законнар нигезендә билгеләү;

·                       тимер юлда йөртү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә озак сроклы җайга салу параметрларына күчү;

·                       тарифларны җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе Законын бозган өчен нәтиҗәле контрольлекне һәм административ җаваплылыкны көчәйтүне тәэмин итү.

Җайга салуның үтә күренмәлелеген яхшырту аерым игътибар үзәгенә алынды. “Федераль тарифлар хезмәте Россия Федерациясе Хөкүмәтенә закон проекты әзерләп тапшырды. Анда кабул ителә торган җайга салу карарлары буенча барлык мәгълүмат урнаштырып барылырга тиешле бердәм портал булдыру  таләбе билгеләнгән, – диде Сергей Новиков. – Җайга салынулы оешманың тариф заявкасын ,инвестицион программаларны тормышка ашыру турында хисапларны, җайга салынулы техник, шулай ук коммерция нигезендәге хезмәтләр күрсәтүнең ышанычлылык һәм сыйфат параметрларын бастырып чыгаруның мәҗбүрилеге билгеләнә, төбәкләрнең җайга салу органнарына карата да таләпләр киңәя – контрольлек эшчәнлеге нәтиҗәләре, эшчәнлек турында хисаплар теләге булган һәркем таныша алырлык итеп урнаштырылачак. Шул рәвешле карарлар кабул итүгә җаваплылык арта”.

Төбәкләр регуляторлары алдына тагын бер мөһим бурыч куелды – тулаем тарифларны җайга салу мәсьәләләрен һәм 2014 елга  тариф чишелешләрен халыкка  аңлату. Аерым алганда, “Хөкүмәт гражданнарны социаль яклау максатыннан чыгып “инфляция минус 30%” индексация формуласы буенча (ягъни 4,2% тан артмаган дәрәҗәдә) карар кабул итте, бу соңгы дистә ел эчендә иң түбән дәрәҗәдә үсеш булып тора, шул ук вакытта үсеш 2014 елның икенче яртыеллыгыннан соң гына булачак, – дип искәртте Сергей Новиков. – Әмма моның ил буенча уртача үсеш дәрәҗәсе икәнлеген аңларга кирәк. Конкрет тарифлар һәр төбәктә аерым билгеләнәчәк”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International