Дмитрий Сапожников эш визиты белән Мөслим районында булды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Мөслим районына эш визиты белән барды. Ул районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салына торган оешмаларның эше белән танышты.

Делегация социаль газлаштыру, ягъни гражданнарның җир кишәрлеге чикләренә кадәр газүткәргечне түләүсез үткәрү программасы кысаларында газ үткәрелгән йорт хуҗалыкларын карады. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыру барышы, булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Аннары Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озатуында рәис урынбасары су каланчасында булды. Объектта Дмитрий Сапожников эш барышы белән танышты.

Белешмә: «Мөслим инженерлык челтәре» АҖ су белән тәэмин итү һәм су чыгару хезмәтләрен күрсәтә. Су белән тәэмин итү чыганагы булып җир асты сулары тора. Суның күтәрелүе тирән насослар белән башкарыла, аннан соң чиста су резервуарына, аннан су челтәренә бүленә. Җир рельефы ярдәмендә Мөслим авылында эчәргә яраклы су үз агымы буенча таратыла. Су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтү барышында 6 скважина, 1 каптаж су алу җайланмасы, 4 чиста су резервуары файдаланыла. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 23 км тәшкил итә.

Торба буенча агып торган су дүрт канализация-насос станциясенең кабул итү камерасына керә, шуннан соң барлык сулар биологик чистарту корылмаларына җиткерелә. Аннан соң рәшәткәләр, ком тотып калу җайланмалары аша, беренчел һәм икенчел аэротенкалар, контакт резервуарлары аша узалар һәм Ык елгасына агызыла. Канализация челтәрләренең озынлыгы 10,11 км тәшкил итә.

Аннары район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Фаяз улы озатуында рәис урынбасары Мөслим авылындагы биологик чистарту корылмаларында булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International