Дәүләт комитетында 2025 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тариф проектларын карадылар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Түбәндәге җылылык белән тәэмин итүче оешмалар өчен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2025 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше егәрлеге берәмлегенә исәпләгәндә түләүнең алдан исәпләмәләре каралды:

Казан шәһәрендә  (Казан җылылык челтәрләре филиалы), Чаллы шәһәрендә (Чаллы җылылык челтәрләре филиалы), Зәй шәһәрендә (Зәй ГРЭС филиалы), Түбән Кама шәһәрендә (Түбән Кама җылылык челтәрләре филиалы) "Татэнерго" АҖ; Казан шәһәрендә "Казэнерго" АҖ.

Эшче тариф комиссиясе утырышында күрсәтелгән оешмаларның вәкилләре Дәүләт комитетының исәп-хисаплары белән танышты. Предприятиеләр билгеләнгән срокларда тариф эшләренең материалларына теркәү өчен өстәмә документлар җибәрәчәк, алар экспертлар тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International