Экспертлар советы җайга салынулы оешмаларның инвестиция программасы проектын карады

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.

Экспертлар каравына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы түбәндәге оешмаларның инвестиция программалары тәкъдим ителде:

1. «Казэнерго» АҖ буенча 2024 елга.

2. «Казэнерго» АҖ буенча 2025 елга.

3. «РСК» ҖЧҖ («Салават Күпере» ТК) буенча 2025-2027 елларга.

4. «Комплексное ЭнергоРазвитие-Генерация» ҖЧҖ буенча 2023-2025 елларга.

Утырыш йомгаклары буенча Экспертлар советы тарафыннан җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары проектларына карала торган төзәтмәләр кабул ителде һәм, алга таба раслап, проектларга карата искәрмәләр булу сәбәпле, эшләп бетерүгә юнәлдерелде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International