Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар күзлегеннән тарифлар» конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарифлар – балалар күзлегеннән» дигән конкурска гаризалар кабул итү вакытын озайта.

Конкурс 2024 елның 22 апреленнән 1 ноябренә кадәр үткәреләчәк. Җиңүчеләр 2024 елның 1 декабренә кадәр Дәүләт комитетының Telegram-каналында ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашучыларның һәрберсе конкурска бер эш тәкъдим итә. Тәкъдим ителгән эшләр Дәүләт комитеты эшчәнлеге тематикасы кысаларында булырга тиеш (коммуналь хезмәтләргә тарифлар, транспорт хезмәтләренә тарифлар, социаль өлкә хезмәтләренә тарифлар).

Без иҗат өчен киң урын тәкъдим итәбез – конкурска тәкъдим ителгән материаллар видеофайл, текст материалы форматында булырга яки үз куллары белән башкарылырга мөмкин. 

Белешмәләр өчен телефон: 221-82-29

 Тулырак белешмәләр – сайтта

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International