ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллинаның эшлекле сәфәре гражданнарны шәхсән кабул итүдән башланды.
Халыкны борчыган төп тема коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бер өлешенә, су белән тәэмин итүгә тарифларны исәпләүгә кагылды.
Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Лариса Хәбибуллина халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мондый очрашуларның никадәр мөһим булуын ассызыклады.
Аннары районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды, анда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыруның барышы һәм булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков белән бергә торак-коммуналь өлкәгә караган объектларны карады. Бойлер һәм Энгельс урамнарындагы «Котельная» АҖ объектында булдылар.
Белешмә: «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең төп бурычлары – шәһәр һәм район халкын тиешле сыйфатлы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү; эксплуатация чыгымнарын киметү һәм аз йөкләнешле котельныйларны ябу юлы белән җылылык энергиясен эшләп чыгаруның һәм транспортлауның үзкыйммәтен киметү; системаның нәтиҗәлелеген, тотрыклылыгын һәм ышанычлылыгын арттыру, бер үк вакытта рациональ булмаган чыгымнарны киметеп җылылык белән тәэмин итү; аварияләр һәм җиһазлар эшләмәү санын киметү; җылылык белән тәэмин итү системасында югалтуларны киметү; мораль яктан искергән һәм физик яктан тузган җиһазларны алыштыру.
Аннары инвестиция программасы буенча объектларны карау булды. «ТКХ департаменты» МУП директоры Илдар Бадыйков озатуында магистраль җылылык челтәрләрен карадылар.
Алга таба Лариса Хәбибуллина Бөгелмә шәһәрендәге биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты һәм «Сокольская гора» су алу корылмасында булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.