Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов Актаныш районына эш визиты белән килде. Ул районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салына торган оешмаларның эше белән танышты. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыру барышы, булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Алга таба Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов озатуында Актаныш авылындагы су җыю корылмасында булдылар. Объектларда Дмитрий Романов эш барышы белән танышты.
Аннары Дмитрий Романов Актаныш авылындагы биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты. Эш тәртибе турында «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ директоры Айрат Әхмәтханов сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә булган күп проблемалар турында сөйләштеләр. Аннары Актаныш авылындагы ККК полигонында чүп җыю тәртибе белән танышты һәм кызыксынды. Район территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекне «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП башкара.
Белешмә: каты көнкүреш калдыкларын күмү полигоны 2001 елның августында файдалануга тапшырылган. Полигонны беренче булып Актаныш ТКХ КҖП (торак-коммуналь хуҗалыкның күп тармаклы җитештерү предприятиесе) файдаланган. «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП үз эшчәнлеген 2013 елның 26 июнендәге 16-00105 номерлы, 2020 елның 13 июлендәге (16) – 9396 – СР номерлы лицензияләр нигезендә гамәлгә ашыра. Предприятие ГРОРО реестрына кертелгән.
Шулай ук сәфәр барышында Дмитрий Романов гражданнарны шәхсән кабул итте. Аеруча борчыган мәсьәләләр торак хезмәтләренә тарифларны индексацияләүгә, җылылык, су белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләүгә һәм башкаларга кагылды. Килгән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар һәм җаваплар бирелде. Ведомство вәкиле искәрткәнчә, халыкның Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар (телефон аша, язмача яки электрон почта аша).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.