Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кулланучыларга “РЭУ” ААҖнең “Казан” филиалы тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
2. Кулланучыларга “Теплосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.