Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов Сарман районына эш визиты белән килде. Ул районда догазификация программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салына торган оешмаларның эше белән танышты. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыру барышы, булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Аннары Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов озатуында су күтәргечтә һәм үзәк котельныйда булдылар. Объектларда Дмитрий Романов эш барышы белән танышты.
Районда су белән тәэмин итү хезмәтләрен «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ күрсәтә. Предприятие ресурслар белән тәэмин итүче оешма булып тора, ул кулланучыларга җылылык энергиясе һәм җылылык чыганагы, хуҗалык өчен эчә торган суны бирү, агынты суларны чистарту һәм агызу хезмәтләрен күрсәтә. Күрсәтелә торган хезмәтләрдән Азнакай шәһәре, Актүбә штп., Җәлил штп., Сарман авылы халкы, учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләр файдалана.
Су агызу хезмәтләрен «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ күрсәтә, без аның турында «Татариядән Татарстанга» рубрикасында җентекләп сөйләдек. https://kt.tatarstan.ru/index.htm/news/2134786.htm
Белешмә өчен: Сарман районы 1930 елның 10 августында оеша. Район Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Сарман муниципаль районы төньякта – Тукай, көнчыгышта – Азнакай һәм Мөслим, көньякта – Әлмәт, көнбатышта Зәй районнары белән чиктәш. Район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы төбендә урнашкан. Район территориясе – 1385 кв.м. Район халкының гомуми саны 36 меңнән артык кеше тәшкил итә.
АннарыДмитрий Романов Җәлил ш.т.п. биологик чистарту корылмасы эшчәнлеге белән танышты. Эш тәртибе турында «Азнакай ҖЧП» ААҖ директоры Азат Мирмиев сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә булган күп проблемалар турында сөйләштеләр. Аннары Җәлил штп. ККК полигонында чүп җыю тәртибе белән танышты һәм кызыксынды. Район территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «ДЖКХ (Благоустройство)» ААҖ башкара.
Шулай ук сәфәр барышында Дмитрий Романов гражданнарны шәхсән кабул итте. Аеруча борчыган мәсьәләләр торак хезмәтләренә тарифларны индексацияләүгә, гараж кооперативыннан һәм шәхси сектордан эре габаритлы чүп-чарны чыгаруга һәм башкаларга кагылды. Килгән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.