Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган киңәшмәдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәҗрибәсе турында» доклад белән чыгыш ясады. Спикерлар мөрәҗәгатьләрне вакытында һәм тулы дәрәҗәсендә карау, гражданнар мөрәҗәгатьләрен караганда дәүләт органнары, оешма һәм аларның вазыйфаи затлары эшчәнлегенең ачыклыгы, клиентларга юнәлешлелеге һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Дмитрий Романов үз докладында гражданнарның мөрәҗәгатьләре, гаризалары, тәкъдимнәре кешеләрнең дәүләт идарәсендә турыдан-туры катнашуында нәтиҗәле механизмнарның берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук бу актуаль мәгълүмат чыганагы һәм кешеләр белән кире элемтә ысулы да булып тора, гавами хакимият органнарына нәтиҗәле карарлар кабул итү өчен кирәк. Спикер өстәмә рәвештә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мисалында цифрлы трансформация шартларында гражданнарны кабул итүнең яңа форматлары турында сөйләде.