Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “РЖД” ААҖ филиалы – “Горький тимер юлы” ның энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. Капиталь төзелеш объектының тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы 0,1 Гкал/сәг. артып китмәгән (шушы күрсәткечне кертеп) мөрәҗәгать итүчеләр өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зонасы” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында” 19.12.2012 ел, №6-32/тп Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.