ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең 14 нче утырышы булып узды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «Актаныш муниципаль районының «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесе өчен су агызуга тарифлар билгеләү турында».

2. «2024 елга «Таткоммунэнерго»республика җитештерү берләшмәсе АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) тарифлар билгеләү турында».

3. «2024 елга «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе АҖнең үзәкләштерелгән су агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыруга) тарифлар билгеләү турында».

4. «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлегенә хисаплаганда «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭС җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International