Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Тукай районына барды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллинаның эшлекле сәфәре гражданнарны шәхсән кабул итүдән башланды.
Халыкны борчыган төп тема каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләү исәпләүгә, тарифларны исәпләү һәм формалаштыру мәсьәләләренә, аз тәэмин ителгән гражданнар өчен ташламаларга, тариф сәясәте буенча законнардагы үзгәрешләргә һәм башкаларга кагылды.
Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Лариса Хәбибуллина халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мондый очрашуларның никадәр мөһим булуын ассызыклады.

Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин озатуында торак-коммуналь өлкәгә караган объектларны карады. «Сетевая компания» АҖнең интеллектуаль исәпләү приборлары урнаштырылган объектларында булды.

Тукай районының төп ресурслар белән тәэмин итүче оешмасы «Коммуналь челтәрләр-Татарстан» ҖЧҖ чираттагы пункт булды. Оешма Тукай районының 18 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә. 51 су алу корылмасыннан файдалана. Су белән тәэмин итү чыганагы булып җир асты сулары тора. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 307,3 км тәшкил итә, шул исәптән 80,82 км – алмаштыруга мохтаҗ. Оешма тарафыннан ташландык суларны агызу хезмәте 14 авыл җирлеге территориясендә күрсәтелә. Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 68,56 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.

Шуннан соң рәиснең беренче урынбасары догазификация программасы буенча тоташтырылмаган йортлар буенча объектларга барды. Алга таба догазификация программасын гамәлгә ашыру барышы турында киңәшмә үткәрелде, анда төзелгән килешүләр һәм проблемалы мәсьәләләр буенча йөкләмәләр үтәлеше турында фикер алыштылар.

Лариса Хәбибуллина «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ белән танышты һәм кызыксынды. Оешма Тукай районында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтү процессында предприятие тарафыннан билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 2,32 Гкал булган 2 котельный файдаланыла. Челтәрләрнең озынлыгы 0,408 км тәшкил итә.

Аннары Суровка торак пунктына кадәр яңа төзелгән суүткәргеч белән танышты. Алга таба «Тукай су каналы» ҖЧҖ эшчәнлеге каралды. 5 авыл җирлегенең торак-социаль өлкә объектлары эчә торган сыйфатлы салкын суны кулланучылар булып тора. Предприятие 3 су корылмасына хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләренең гомуми озынлыгы 116,4 км тәшкил итә. Эш тәртибе турында инфраструктура үсеше буенча урынбасар Гөлназ Исхакова сөйләде. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә булган күп проблемалар турында сөйләштеләр.

Белешмә:  Тукай муниципаль районында 23 авыл җирлеге, 88 торак пункт бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International