Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:
1. «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Мөслим районы).
2. «Теплосервис» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү өлкәсендә (Зәй районы).
3. Шәхси эшкуар Шакиров Ришат Фәрит улы өчен – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Зәй районы).
4. «Мёша» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә (Теләче районы)
Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/