Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә килгән җавап белән бүлешәбез

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Телдән мөрәҗәгатьнең эчтәлеге: даруханәләрдә бәяләрне күтәрү мәсьәләсе.

Сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге гражданинның мөрәҗәгатен үз компетенциясе чикләрендә карап, мөрәҗәгатьтә конкрет дару препаратларына сылтама булмау турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча  дәүләт комитеты мәсьәләләре» 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карарының 4.7.1 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) вәкаләтләренә яшәү өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына дару препаратларын җитештерүчеләр билгеләгән фактта биреп җибәрү бәяләренә күпләп сату өстәмәләренең иң чик күләмнәрен һәм ваклап сату өстәмәләренең иң чик күләмнәрен билгеләү керә.

РФ Хөкүмәтенең «Тереклек өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 2010 елның 29 октябрендәге 865 номерлы карары буенча күмәртәләп сату оешмалары һәм (яисә) ваклап сату оешмалары, шәхси эшкуарлар һәм медицина оешмалары тарафыннан дару препаратына аларны сатып җибәрү бәясен формалаштыру җитештерүченең дару препаратына карата теркәлгән бәяне арттырмый торган факта биреп җибәрү бәясеннән һәм күләме Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән күмәртәләп сатуның чик бәясе күләменнән һәм (яки) ваклап сатуның чик дәрәҗә өстәмә бәясеннән артмаган күмәртәләп һәм (яки) ваклап сатуның өстәлгән бәяләреннән чыгып гамәлгә ашырыла.
 

Тереклек өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына бәяләрнең дәүләт реестры белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында дару чараларының дәүләт реестрын алып бару порталында http://grls.rosminzdrav.ru/ һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында  http://minzdrav.tatar.ru «Эшчәнлек» → «Халык өчен мәгълүмат» → «Даруларга бәяләр» бүлегендә танышырга була.

 «Дарулар әйләнеше турында» 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы федераль законның 63 ст. нигезендә Тереклек өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларын биреп җибәрүнең теркәлгән чик бәясе турында, күмәртәләп һәм ваклап сату буенча билгеләнгән чик дәрәҗә өстәмәләр турында мәгълүмат «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары тарафыннан бастырып чыгарыла, шулай ук мәнфәгатьле барлык затлар өчен үтемле булган формада даруханә оешмаларында да урнаштырыла.

Дәүләт комитетының 29.09.2021 ел, № 158-5/соц-2021 карары белән Тереклек өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына түбәндәге күләмнәрдә дару препаратларын җитештерүчеләр тарафыннан билгеләнгән фактта биреп җибәрү бәяләренә күмәртәләп сату һәм ваклап сату буенча чик өстәмләр билгеләнгән:

Җитештерүчедән җибәрелә торган фактик бәя (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча)

Җитештерүчеләрдән җибәрелә торган фактик бәяләргә өстәмәнең чик күләмнәре (өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча), %

күмәртәләп

ваклап

 

ЖНВЛП, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән ЖНВЛП тыш

наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән ЖНВЛП

ЖНВЛП, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән ЖНВЛП тыш

наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән ЖНВЛП

100 сумга кадәр (иң күбе)

15

23

30

30

100 сумнан кыйммәтрәк һәм 500 сумга кадәр (иң күбе)

13

15

25

30

500 сумнан кыйммәтрәк

10

13

19

30

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International