Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең утырышы булды

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “РЖД” ААҖ филиалы – “Горький тимер юлы” ның энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. Капиталь төзелеш объектының тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы 0,1 Гкал/сәг. артып китмәгән (шушы күрсәткечне кертеп) мөрәҗәгать итүчеләр өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә теркәлгәннән соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International