ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Яңа Тура» технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү өлкәсендә  (Зеленодольск районы).

2. «Ореховка» идарәче компаниясе» ҖЧҖ – су чыгару өлкәсендә (Зеленодольск районы).

3. «Осиново җылылык белән тәэмин итүче компаниясе» ҖЧҖ – кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Зеленодольск районы).

4. «Майский энергоүзәге »  АҖ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Зеленодольск районы).

5.  «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ – кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Зеленодольск районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International