ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инде традициягә әйләнгән “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә  инде традициягә әйләнгән “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында бөтен республика күләмендә агачлар утырту булды. Бу көнне Коры елга һәм Кадышево бистәләре арасындагы территория дә яшелләндерелде. Бирегә  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, республикабызның дәүләт учреждениеләре, министрлыклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, студентлар автобус һәм машиналарга төялешеп килде һәм бик күп яшь агачлар утыртып китте.

Бу акциянең быел – икенче тапкыр уздырылуы. Моңа кадәр 2013 елның 18 маенда Кадышево бистәсендә бик күп агачлар утыртылган иде. Яңа акциядә 30 дан артыграк министрлык һәм ведомство – барлыгы 2 меңләп кеше катнашты.

Акциядә катнашучы барча кешегә яшел бейсболкалар, “Татарстан Республикасында агач утырту көне” дип язылган жилетлар, шулай ук көрәкләр, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең агач питомникларында үстерелгән үсентеләр өләшенде. Оешмалар агач үсентеләренең кайда утыртылырга тиешлеген үзләренең атамасы язылган истәлек табличкалары буенча эзләп тапты.

Бу көнне барлыгы 20 меңнән артыграк нарат һәм чыршы үсентесе утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International