ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ветераннарны котлау булды

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Дәүләт комитеты ветераннарын котлау булды. Дәүләт комитетында көз көне әнә шундый очрашулар уздыру инде күптәннән традициягә әйләнде.

Чара Казан шәһәре буйлап ике сәгатьлек экскурсиядән башланып, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында ветераннар хөрмәтенә оештырылган фуршет рәвешендә дәвам итте.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова бәйрәмне ачып, ветераннарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның кыска гына чыгышында республика дәүләти җайга салу хезмәтен булдыру һәм үстерүгә керткән саллы өлеше өчен ветераннарга эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде. Шуннан соң кунаклар бәйрәм өстәле янында, хезмәт елларын искә төшереп, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты. Чара барышында истәлеккә фотога төшүләр, бүләкләр тапшыру булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International