“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясенең Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) мөрәҗәгать итүе сәбәпле, “”Содружество” ААҖ тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында” 20 сентябрь, 2013 ел, №7-19/т Дәүләт комитеты карары нигезендә, 2011 елның апреленнән моңа кадәр гамәлдә булып килгән Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар үзгәрде.
Әлеге карар 2013 елның 8 октябреннән гамәлгә керә һәм әлеге тарифлар шулай ук“Содружество” ААҖ тарафыннан 2013 елның 8 октябреннән үз көченә кертелә.
Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифлар
|
№ п/п |
Хезмәт күрсәтү атамасы |
Үлчәү берәмлеге |
2011 елның 1 апреленнән максималь дәрәҗәдә чик тариф (НДС салынмый), сумнарда
|
2013 елның 8 октябреннән максималь дәрәҗәдә чик тариф (НДС салынмый), Сумнарда |
|
1. |
Бару ераклыгына бәйсез рәвештә, бер пассажирны хәрәкәт маршруты буенча беренче ун километрлы зонадан икенчесенә кадәр алып бару |
1 тапкыр бару |
16,00 |
18,00 |
|
2.
|
Бер пассажирны хәрәкәт маршруты буенча өченче ун километрлы зонадан шуннан соңгы зоналарга кадәр алып бару, һәр зона өчен өстәмә |
1 зона |
11,00 |
12,00 |
Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларның үзгәрүе түбәндәге объектив сәбәпләргә бәйле:
- тарифның 2011 елның апреленнән бирле үзгәрмәве
– “РЖД” ААҖнең чыгымнары артуы:
гомуми файдаланудагы тимер юл транспорты инфраструктурасын куллану хезмәтләре күрсәтүгә (Россия Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан җайга салына торган тарифлар);
хәрәкәт составын арендалауга;
локомотивларны һәм локомотив бригадалары хезмәтләре күрсәтүгә;
хәрәкәт составын капиталь ремонтлауга, агымда ремонтлауга һәм аңа техник хезмәт күрсәтүгә
(тарифлар дәүләт тарафыннан җайга салынмый)
- электр энергиясенә, хәрәкәт составының запас частьләренә, узеллары, агрегатларына тарифлар арту;
- пассажирларны йөртүче (перевозчик) персоналының хезмәт хакын индексацияләү зарурилыгы;
-гомуми характердагы инфляция процесслары.
Шуны да искәртеп узарга кирәк: хәзерге вакытта Татарстан Республикасында гамәлдә булып килүче шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга тарифлар Россиянең башка якын-тирә төбәкләрендәге тарифларның уртача күләменнән артык түгел. Мисалга, Татарстан Республикасында 4 зонада уртача ераклыкка шәһәр яны тимер юл транспортында барган өчен пассажирның түләү күләме 42 сум тәшкил итәчәк. Ульяновск һәм Оренбург өлкәләрендә исә – 44 сум, Пенза һәм Саратов өлкәләрендә – 48 сум, Башкортстан Республикасында һәм Киров өлкәсендә – 54 сум, Удмуртия Республикасында – 82 сум. Самара өлкәсе һәм Мордовия Республикасында Татарстан Республикасындагыга караганда берникадәр очсызрак – 40 сум.