Казанда "Цифрлы икътисад шартларында монополиягә каршы җайга салу" темасына түгәрәк өстәл уза

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

9-11 апрельдә БРИКС Монополиягә каршы үзәге, Россия МКФХ белән берлектә, "Цифрлы икътисад шартларында монополиягә каршы җайга салу" темасына халыкара түгәрәк өстәл үткәрә.

 

Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Гаяз Миңнебаев, БРИКС+ илләренең конкурент ведомстволары һәм халыкара оешмалар вәкилләре, шулай ук бизнес вәкилләре, юрист-практиклар һәм галимнәр катнаша.

 

Фикер алышуларның төп игътибары маркетплейслар эшчәнлеген көйләү, цифрлы картельләрне ачыклау һәм аларга каршы тору, цифрлы икътисад шартларында монополиягә каршы законнарны камилләштерү проблемаларына (5-нче монополиягә каршы пакет) юнәлтелгән.

 

Экспертлар цифрлы чорда монополиягә каршы җайга салуда тарыган проблемаларга тукталды.

 

Спикерлар арасында:

 

Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары;

Максим Шаскольский, Россия МКФХ җитәкчесе (онлайн);

Андрей Цыганов, Россия МКФХ җитәкчесе урынбасары;

Тереза Морейра, БМОның сәүдә һәм үсеш конференциясенең (ЮНКТАД) конкуренция һәм куллану сәясәте секторы җитәкчесе (онлайн);

Аггрей Млимука, Танзаниянең Гадел конкуренция комиссиясе җитәкчесе;

Фан Жан, Кытайның базарны күзәтү буенча Баш дәүләт идарәсенең 2 нче монополиягә каршы департаменты эксперты  (онлайн);

Асан Аэль Азиз, Мисырның конкурентлык ведомствосы икътисадчысы (онлайн);

Итумеленг Лесофе, Көньяк Африка Республикасы конкуренция комиссиясенең цифрлы технологияләр өлкәсендә эксперты (онлайн);

Жандос Сматов, Казахстан Республикасы Конкуренцияне яклау һәм үстерү агентлыгының тикшерүләр департаменты директоры;

Ниннарт Гердларппон, Таиландның сәүдә конкуренциясе комиссиясенең тикшерү бүлеге җитәкчесе һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International