Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: “Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларының бердәм банкы турында” 08 май, 2002 ел, №УП-352 Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, түбәндәге норматив-хокукый актлар “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлар рәсми сайты”на (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырылды:
– “Кулланучыларга “Индустриаль парк-Сервис” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифларны билгеләү турында” 20.09.2013 ел, №5-18/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары;
– “Җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга “ТГК Урыссу ГРЭС” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында” 20.09.2013 ел, №5-19/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары;
– “Кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында” 26.09.2013 ел, №5-21/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары;
– “Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында” 26.09.2013 ел, №5-22/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары.