Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында 2024 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар узды. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы профилактик эш алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләре тыңлаучылар буларак катнаштылар.
Семинарда катнашучылар алдында ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, Идарәнең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР Рәисе Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Могыйнов, ТР Прокуратурасы һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.
Семинар барышында республиканың дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирүнең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салуның төп мәсьәләләре яңгырады.
Семинар ахырында ТР РәисенеңКоррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашучыларны 2023 хисап елында муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү процессына тулы җаваплылык белән якын килергә чакырды.