Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Болгар” ҖЧҖ җил генератор җайланмасын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. Кулланучыларга “Теплоснабсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
3. Кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга (“ТГК-16”ААҖ, “Генерирлау компаниясе” ААҖ, “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ, “Таттеплосбыт” ААҖ) җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифларны билгеләү турында.
4. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар (“Энергошинсервис” ҖЧҖ, Түбән Кама “Нефтехим” ҖЧҖ) җибәрә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.