«Демография» илкүләм проектының «Спорт-тормыш нормасы»

2024 елның 10 феврале, шимбә

«Демография» илкүләм проектының «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә россиялеләрнең актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләре елдан-ел арта бара. Илдә даими рәвештә массакүләм спорт чаралары үткәрелә, ә йорт янында күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Теләге булган һәркем ГТО комплексы нормативларын үтәп, физик әзерлек дәрәҗәсен бушлай тикшереп карый ала. Профессиональ һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү өчен стадионнарны, күпфункцияле комплексларны һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, тулыландыру һәм төзү буенча программалар каралган.

Федераль проект «Алтын алка», «Россия чаңгы юлы», «Милләтләр кроссы», «Күн туп», «Физкультурник көне» кебек эре массакүләм спорт чараларын үткәрүне үз эченә ала.

Алты ел элек диярлек Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2030 елга кадәр 5 илкүләм үсеш максатын билгеләде. Бу максатларны тормышка ашыру өчен 2019 елда илкүләм проектлар эшли башлады.

Татарстан илкүләм проектлар эшендә актив катнаша: алар 2023 елда гына да республиканың 770 объектында масштаблы эшләр алып барырга мөмкинлек бирде. Бүген Татарстан – илдә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча лидерларның берсе. Республика башкаласы – Казан – Россиянең спорт үзәге статусына ия. Республикада барлыгы 162 спорт мәктәбе эшли. Татарстанлыларның 60% артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен илкүләм проектлар буенча эш алдагы елларда да дәвам итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International