Рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина штаб эшен оештыру турында сөйләде

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә инвестицион программаларны контрольдә тоту штабының билгеләнеш утырышында төп оештыру моментлары турында доклад белән рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина чыгыш ясады.

Спикер сүзләренчә, соңгы 3 елда расланган инвестиция программасы булган җылылык белән тәэмин итүче оешмалар саны 2 тапкырга арткан. Инвестиция программаларын финанслау суммасы да арткан һәм 2024 елга 8,6 миллиард сум тәшкил итә.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә: расланган инвестиция программасы белән предприятиеләр саны арту буенча – 3 тапкыр үсеш, су белән тәэмин итүдә финанслау күләме буенча – 6 тапкыр үсеш (2024 елга финанслау суммасы – 3,4 млрд сум), су чыгаруда – 3 тапкыр үсеш (2024 елга финанслау суммасы – 3,1 млрд сум).

Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның керемнәрендә инвестиция компонентының өлешен арттыру, шулай ук тарифларда исәпкә алынган акчаларны куллануның максатчан характеры Штаб оештыруның бер алшарты булып тора.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Штаб кысаларында коммуналь инфраструктура объектларын яңарту өчен чыганакларны максатчан куллануны контрольдә тоту һәм финанс һәм физик күрсәткечләр буенча расланган планны үтәү тәэмин ителәчәк. Моның өчен тармак хакимият органнарының һәм күзәтчелек органнарының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан иң проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорыйм.

Моннан тыш, чаралар буенча йомгаклау бәясен формалаштыру процесслары каралачак, һәм бу эштә республиканың Дәүләт заказы агентлыгыннан методик ярдәм күрсәтүне, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр тарафыннан материаллар сатып алу өлешендә мәгълүмати ярдәм күрсәтүне сорыйбыз», - дип сөйләде Лариса Хәбибуллина.

Хәзерге вакытта Штаб эше эксплуатацияләнгән объектларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча чаралар үткәрү өчен җитәрлек дәрәҗәдә амортизация түләүләре булган оешмаларга юнәлдереләчәк. Әмма максат – оешмаларны инвестиция эшчәнлеге белән 100% колачлау.

Шулай ук Лариса Хәбибуллинаның игътибары агымдагы елның 1 февраленә кадәр кабул ителгән тариф-баланс карарларына ярашлы рәвештә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын төзәтү турындагы Дәүләт комитеты боерыгын үтәмәгән җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга юнәлтелде. Аларга «Казэнерго» АҖ, «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «ГазТеплоАвтоматика» ҖЧҖ, «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ керә. Район башкарма комитетлары җитәкчеләренә әлеге мәсьәләне контрольгә алырга һәм 15 февральгә кадәр төзәтмәләр проектларын тәкъдим итүне тәэмин итү беркетмәсе бирелде.

Хәзерге вакытта җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасының өстәмә формалары яңартылган, үзгәрешләр инвестиция программасы чараларының техник күрсәткечләрен үзләштерүгә кагыла. Барлык кирәкле материаллар Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган https://kt.tatarstan.ru/investitsionnie-programmi-v-sfere-teplosnabzheniya-6754529.htm

Чыгышка аңлатма биреп, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер республикада Республика маркетинг үзәге мәйданчыгы эшләвен ассызыклады, коммуналь өлкәгә караган ресурс белән тәэмин итү оешмалары андагы күп кенә мөмкинлекләрдән инде файдалана, дип белдерде. Хөкүмәтнең РМҮ аша эшләүче предприятиеләр санын арттыру турында йөкләмәсе бар һәм моңа Штаб кысаларында ирешергә мөмкин булачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International