Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Болгар” ҖЧҖ җил генератор җайланмасын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. Кулланучыларга “Таттеплосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

3. Төрлесеннән.

3.1. Кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга (“Генерирлау компаниясе” ААҖ, “ТГК-16”ААҖ)  җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифларны килештерү турында.

3.2. 2013 елга җылылык китерүчегә тарифны килештерү турында.

(“Энергошинсервис” ҖЧҖ, Түбән Кама “Нефтехим” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International