Атна башында Татарстанда «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны башланып китте. Республика буенча автобус 1 мартка кадәр йөриячәк һәм 29 районда булачак. Уңайлылык өчен маршрут зоналарга бүленгән: Казан (Лаеш, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч), Кама аръягы (Нурлат, Аксубай, Болгар, Алексеевск, Чистай), Идел аръягы (Иске Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск), Көньяк-Көнчыгыш (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай), Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш) һәм Чаллы (Минзәлә, Җәлил, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе).
Чарада танылган сәясәтчеләр, тармак министрлары, районнар хакимиятләре вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, ведомство карамагындагы учреждениеләр, эшкуарлар, җирле үзидарә депутатлары катнаша. Марафон барышында спикерлар район, республика, ил казанышлары турында сөйлиләр.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан – казанышлар республикасы» проекты эшли башлады. Проектның максаты – бүгенге көнгә ирешелгәннәр турында сөйләү һәм республиканың мәдәни, фәнни, технологик потенциалы белән танышу мөмкинлеге бирү.
Бүгенге көндә Татарстанда 100 дән артык төрдә республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим булып тора.
Әйтик 2023 елда Татарстанда Самосыр каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү эшләре тәмамланды. Полигонда эшләр үткәргәндә уникаль актив дегазация системасын кертү каралган, ул чүплек газын максималь рәвештә чыгаруны булдырмаска һәм аны газ поршеньлы электр станциясе өчен ягулык буларак кулланырга мөмкинлек биргән. Чүплек 2021 елдан башлап «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында рекультивацияләнгән. Проект ярдәмендә 343 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.
Белешмә: объектны рекультивацияләү бюджет финанслары чыганаклары хисабына башкарыла, бу Татарстан Республикасы эшчәнлегенең көнбатыш зонасы буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ оператор хезмәтенә чик бердәм тарифларның өстәмә үсешенә йогынты ясамаган.