Казанда Илкүләм кросс булып узды

2013 елның 22 сентябре, якшәмбе

Бүген “Казан-арена” стадионы янындагы мәйданчыкта иң массакүләм һәм иң киң колачлы спорт чараларыннан берсе – “Илкүләм кросс” Бөтенроссия йөгерү көне уздырылды. Анда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре дә катнашты.

“Илкүләм кросс” – хәзерге вакытта илебезнең күп кенә шәһәрләрендә уздырылып килә торган бик мөһим чара. Иң массакүләм чарада – 2,5 км ераклыкка йөгерүдә  Казанда яшәүче 20 меңнән артыграк кеше (мәктәп укучылары, балалар-яшьләр спорт мәктәпләре укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, спортчылар, дәүләт оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре) катнашты. Шулай ук гаилә командалары, спорт ветераннары арасында ярышлар, 21 чакрымга җиңел атлетика ярыммарафоны һәм егетләр арасында 5 чакрымга йөгерү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International