Татарстан территориясендә барлык хезмәтләр халык өчен электрон рәвештә кулланыла торган Россиянең беренче регионы булды. 2021 ел дәвамында республиканың барлык хакимият һәм җирле үзидарә органнары кергән «цифрлы» командасы, татарстанлылар өчен 125 массакүләм социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен, чыннан да гаять зур эш башкарды.
2022 елда Рөстәм Миңнеханов 319 муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен бер елда электрон хезмәткә күчерү бурычын куйды. Эш вакытыннан алда башкарылды. Шулай итеп, Татарстан территориясендә барлык хезмәтләр электрон рәвештә кулланыла башлаган илдә беренче төбәк булды.
РФ Президенты Владимир Путин 2020 елда Россиядә массакүләм социаль әһәмиятле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерергә кушты. Бу йөкләмә 2023 елның 1 гыйнварына үтәлергә тиеш иде.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республика халкы өчен электрон рәвештә сигез хезмәт кенә бар иде, 2020 елда – 27 булды. Республикада хезмәтләрне цифрлаштыру юнәлешендә лидер – Казан. Республика башкаласы цифрлаштыру процессын 2018 елда ук башлады.
Бүген Татарстан халкы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне өч ысул белән ала ала: турыдан-туры, КФҮ бүлекчәләре аша һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
Татарстанда барлыгы 60 КФҮ бүлекчәсе эшли, алар 287 дәүләт, муниципаль һәм башка төр хезмәтләр күрсәтә. Көн саен республика буенча күпфункцияле үзәкләр офисларында 14 меңнән артык гражданинга хезмәт күрсәтелә.
Татарстанлылар хезмәтләрнең 75%тан артыгын республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон рәвештә ала. 2009 елдан портал халыкның хакимият органнары белән электрон рәвештә хезмәт күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлегенең бердәм интернет-ресурсына әверелде, федераль дәүләт хезмәтләре порталын күп яктан узып китте, аны актив кертү 2017-2018 елларда гына башланды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы хезмәтләр һәм сервислар саны федераль порталдагыга караганда ике тапкыр күбрәк. Алар тормышның барлык ситуацияләрен үз эченә ала.
Порталда барлыгы 465 сервис һәм хезмәт күрсәтелә, шул исәптән ТКХ өчен түләү, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына электрон чират, техникумнарга язылу, паспорт алу, никахлашу өчен гариза бирү һәм башкалар. Бүгенге көндә аны 3 миллионга якын кеше куллана.
2023 елның 9 ае йомгаклары буенча татарстанлыларга 260 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча рекордлы 350 млн транзакция көтелә.
Республиканың Цифр министрлыгы исәпләвенчә, цифрлы дәүләт хезмәтләреннән файдалану нәтиҗәсендә татарстанлылар 2023 елның 10 аенда 38 млн сәгать һәм 9 млрд сумнан артык акчаны экономияли алган. Порталның бер актив кулланучысына исәпләгәндә бу – 6 мең сум.
Гыйнвардан ноябрьгә кадәр портал аша 9 млн.сумнан артык түләүләр үткәрелгән, аларның гомуми суммасы – 22 млрд.сумнан артык. Бер атна эчендә генә дә түләүләр суммасы 474 млн.сум тәшкил итә. Цифрлы хезмәтләргә һәм сервисларга ихтыяҗ ел саен 10-15%ка арта.
Татарстанлылар арасында иң кирәкле хезмәт табибка язылу булган. 2023 елның 10 аенда сервистан 10 млн тапкыр файдаланганнар. Икенче урында – торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча исәп приборлары күрсәткечләрен бирү сервисы. Аны 4 миллионнан артык тапкыр кулланганнар.
Күршеләргә һәм бакчачыларга ярдәм итү өчен – «Цифра»
Татарстанда эшли башлаган «Локоло» сервисы күршеләр өчен ниндидер социаль челтәр булып тора, шул ук вакытта бу торак мәсьәләләрен хәл итү һәм ТКХ хезмәтләрен алу өчен дә бердәм сервис. Бүгенге көндә кушымтага 314 идарәче оешма тоташтырылган, 5 меңнән артык күпфатирлы йорт актив кулланучылар булып тора.
Хәзер «Локоло» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары өчен дә, шулай ук аларның идарә әгъзалары өчен дә ачык. Сервис бакчачылык идарәсенә бакчачыларның законлы гомуми җыелышларын электрон рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Монда ук мөһим яңалыклар игълан ителә, ә бакчачылар ширкәтләр рәисенә мөрәҗәгатьләр җибәрә ала.
Зәй, Арча, Балтач, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнары халкы «Локоло» кушымтасыннан актив файдалана.
Татарстан халкы өчен файдалы тагын бер сервис – «Мин – төзим». 2021 елдан ул республика халкына төзелеш процессын җиңеләйтә. Ул бер тәрәзә принцибы буенча төзелгән, анда төзелеш өлкәсендә хезмәтләр алырга һәм гаризаларны карау статусын күзәтергә мөмкин. «Мин – төзим» ярдәмендә йорт төзелешен килештерү процессы 162 көннән 89 көнгә кадәр кыскартылган.
Иң катлаулы этап – трассаларны проектлау һәм килештерү. Бүген бу этап 92 көннән 1 елга кадәр (358 көн) дәвам итә. Трассаларны барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килештерү процессын параллельләштерү бурычы куелган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен «Мин - төзим» базасында Бердәм килешүләр кабинеты кертеләчәк. Аны эшләтеп җибәрү трасса проектын проектлау һәм килештерү процессын мөмкин булган 358 көннән 195 көнгә кадәр киметәчәк. Соңыннан системаны ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның мәгълүмати системалары белән интеграцияләү планлаштырыла, бу шулай ук документларның вакытын һәм санын кыскартачак.
Дәүләт хезмәтләренең сыйфаты лабораториядә бәяләнәчәк
Татарстан дәүләт хезмәтләрен куллану уңайлылыгын сынау буенча лаборатория ачылган Россия төбәкләренең берсе булды. 2023 елның 1 ноябреннән ул Башир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында эшли. Лаборатория Казанда туган, беренче совет ялган детекторын уйлап табучы Александр Лурий хөрмәтенә аталган.
Биредә дәүләт хезмәтләре сервислары бәяләнәчәк һәм оптимальләштереләчәк, моның өчен 20дән артык төр ысул кулланып күпсанлы тикшеренүләр үткәреләчәк, шул исәптән кулланучанлык-тестинг, тирән интервью, А/В-тестинг, эксперт бәяләмәсе, шулай ук нейрофизиологик тикшеренү гамәлгә ашырылачак. Мәсәлән, күз хәрәкәтен күзәтеп торучы айтрекер, 22 электроды булган чыбыксыз электроэнцефалограф, биобраслетлар һәм датчиклар кулланып, тикшеренү вакытында кешенең стресс дәрәҗәсен билгелиләр. Җиһазлар аңа интерфейс белән эшләү ошыймы, юкмы икәнен бәяләргә ярдәм итәчәк.
Чыганак: https://tatarstan.top/achievement/tatarstan