Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2013 елның 20 сентябре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.“МТЗ-ЕлАЗ сәүдә йорты” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать тибындагы махсус икътисадый зонасы” электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында;

2. “Бөгелмә аэропорты” ҖЧҖ тарафыннан аэропортта хезмәтләр күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

3. “Содружество” ААҖ тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында;

4. 2013 елга “Сервис индустриаль паркы” идарәче компаниясе” ҖЧҖ өчен җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифларны билгеләү турында;

5. Эчәргә яраклы суга, техник суга тарифларны билгеләү турында (Лениногорск МР: “Район суы” ҖЧҖ; Алабуга МР: Лекарево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” АУ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ; “Чаллы шәһәре” МБ; “Чаллы водоканалы” ЯАҖ);

6. Кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ җибәрә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International