ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү буенча хезмәт күрсәтү турында сөйлибез.
Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган.
Дәүләт хезмәтен алу өчен кирәкле документлар:
түләү билгеләү турында гариза.
Тоташтыру өчен түләү билгеләү турындагы гаризага түбәндәге документлар һәм материаллар теркәлә:
а) эшчәнлекнең җайга салына торган төрен гамәлгә ашырганда кулланыла торган, үзләренә карата хокуклар Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән (мондый хокуклар әлеге реестрда теркәлгән очракта, әлеге биналар, төзелмәләр, корылмалар, җир кишәрлекләре турындагы белешмәләр тапшырыла) күчемсез объектларга (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата милекчелек хокукын, башка төрле законлы хокукны раслый торган хокук билгеләүче документларның күчермәләре (граждани-хокукый килешүләрнең, концессия килешүләренең күчермәләре, юридик зат үзгәртеп корылган очракта, – тапшыру актларының күчермәләре);
б) төзелешкә (үзгәртеп коруга) чыгымнарны билгеләү өчен сметаларны теркәп, кулланыла торган индексларны, нормаларны һәм исәпләмә нормативларын күрсәтеп, тоташтыруга түләү составында кертелә торган чыгымнар исәпләмәсе;
в) мөрәҗәгать итүчеләрнең объектларының тоташтырыла торган суммар җылылык йөкләнешенең чираттагы җайга салу чорына планлы улуын раслый торган документларның күчермәләре (җайга салуның планлы чорына тоташтыру гаризаларының һәм килешүләренең, шартларының күчермәләре);
г) түләү исәпләү;
д) инвестиция программасының (инвестиция программасы проектының) билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәсе;
е) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү турындагы документ күчермәсе.
Түләү билгеләү турындагы эшне ачу өчен күрсәтелгән документлар һәм материаллар исемлеге тулы булып тора.
Түләү билгеләнгәндә исәпкә алына торган чыгымнарны нигезләү өчен шулай ук түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:
1) штат расписаниесеннән өземтә, 1 машина/сәгать автомобиль эксплуатацияләү бәясе исәпләмәсен теркәп, тоташтыруда (технологик ялгауда) катнашкан персоналның вазыйфаи кулланмалары күчермәсе;
2) җайга салуның алдагы чоры өчен техник шартларны, схемаларны һәм тоташтыру турындагы актларны, башкарылган эшләр турындагы актларны (унифицирлаштырылган КС-2, КС-3, КС-14 формалары буенча) теркәп, тоташтыруга (технологик ялганган өчен) килешүләр исемлеге һәм күчермәләре;
3) алдагы җайга салу чорында «тоташтыру (технологик ялгау)» эшчәнлек төре буенча 08, 25, 26, 90 счетлары буенча өземтәләр.
Җайга салынулы оешма инициативасы буенча, күрсәтелгән документлардан һәм материаллардан тыш, тарифлар билгеләү өчен мөһим булган башка документлар һәм материаллар, шул исәптән бәйсез экспертларның эксперт бәяләмәсе дә, тапшырыла ала.
Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.
Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны бер ысул белән бирергә мөмкин:
1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.
Тулырак сайтта: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/27506
Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы Дәүләт комитетының структур бүлекчәсе: җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге.