Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “МТЗ-ЕлАЗ сәүдә йорты” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать тибындагы махсус икътисадый зонасы” электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында;
2. “Бөгелмә аэропорты” ҖЧҖ тарафыннан аэропортта хезмәтләр күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
3. “Содружество” ААҖ тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
4. 2013 елга “Сервис индустриаль паркы” идарәче компаниясе” ҖЧҖ өчен җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифларны килештерү турында;
5. Эчәргә яраклы суга, техник суга тарифларны килештерү турында (Лениногорск МР: “Район суы” ҖЧҖ; Алабуга МР: Лекарево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” АУ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ; “Чаллы шәһәре” МБ; “Чаллы водоканалы” ЯАҖ);
6. Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга (“Генерирлау компаниясе” ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ, “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ, “Таттеплосбыт” ААҖ) җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.