ММЧ вәкилләре арасында Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» III Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итәбез.

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» III Республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам иттерәбез.

Кем катнаша ала?

Катнашу өчен традицион рәвештә федераль, төбәк, муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырыла:

 басма матбугат;

 интернет-ММЧ;

 мәгълүмат агентлыклары;

 радиокомпанияләр һәм телекомпанияләр.

 Нинди эшләрне кабул итәбез?

Конкурска телевидениедә һәм радиода 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 10 декабренә кадәр чыккан басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган эшләр кабул ителә.

Конкурс эшләре тематикасы?

Журналистлар җәмәгатьчелегеннән без коммуналь һәм сәнәгать булмаган өлкәләрдә тарифларны җайга салу, Татарстанда тариф процессын цифрлаштыру, җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын тормышка ашыру темалары буенча кызыклы, актуаль, проблемалы, аналитик, мәгълүмати, аңлату материаллары көтәбез.

Эшләрне кая җибәрергә?

Конкурс эшләрен әлеге электрон почтага җибәрергә кирәк: kt@tatar.ru

Конкурс нигезләмәсе

Игътибар итегез, конкурс турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде: конкурс эшләре  2023 елның 10 декабренә кадәр кабул ителәчәк.

Конкурс турында кирәкле мәгълүматны сылтама аша таба аласыз

Белешмәләр өчен телефон: 221-82-29, 221-82-95

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International