ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) билгеләү» хезмәте турында сөйлибез.
Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының 10.12.2020 № 546/2020 боерыгы белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган.
Гариза бирүчеләр булып юридик затлар тора.
Дәүләт хезмәте күрсәтү чорлары.
Бәяләр (тарифлар) билгеләнә торган чираттагы хисап чоры башланачак чор алдыннан килгән елның 20 декабреннән соңга калмыйча.
Элек үзләренә карата бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган оешмалар өчен агымдагы җайга салу чорына бәяләр (тарифлар) билгеләнгән, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салына торган, элек үзләренә карата бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган аерым оешмалар тарафыннан хәл ителүче аерым төрләренә бәяләр (тарифлар) билгеләнгән очракларда – гариза кергән көннән башлап 30 календарь көне. Дәүләт комитеты карары буенча бу срок 30 календарь көнгә озайтылырга мөмкин.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар.
Бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы тәкъдим оешманың бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы гаризасыннан һәм кирәкле нигезләү материалларыннан тора.
Бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы гаризага түбәндәге документлар һәм материаллар теркәлә:
а) эшчәнлекнең җайга салына торган төрен гамәлгә ашырганда кулланыла торган, үзләренә карата хокуклар Күчемсез милеккә һәм аның белән алыш бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән (мондый хокуклар әлеге реестрда теркәлгән очракта, әлеге биналар, төзелмәләр, корылмалар, җир кишәрлекләре турындагы белешмәләр тапшырыла) күчемсез объектларга (биналарга, төзелмәләргә, корылмаларга, җир кишәрлекләренә) карата милекчелек хокукын, башка төрле законлы хокукны раслый торган хокук билгеләүче документларның күчермәләре (граждани-хокукый килешүләрнең, концессия килешүләренең күчермәләре, юридик зат үзгәртеп корылган очракта, – тапшыру актларының күчермәләре);
г) алдагы җайга салуның алдагы хисап чорына һәм соңгы хисап датасы өчен бухгалтерлык һәм статистик хисаплылык күчермәләре;
в) җылылык энергиясе (егәрлеге), җылылык китерү матдәсе, челтәрләр буенча тапшыруга кайнар су чыгымнары (югалтулар) күләмен, шул исәптән «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә, якларның килешүе белән билгеләнгән бәяләр буенча җылылык энергиясен (егәрлеген), җылылык китерү матдәсен китертү күләмен нигезләп, төрләр буенча дифференциацияләп, җылылык энергиясен (егәрлеген), җылылык китерү матдәсен нәтиҗәле җибәрү исәпләмәсе. Ресурсларны нәтиҗәле җибәрү исәпләмәсендә халыкка һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләренә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә җайга салына торган бәяләр (тарифлар) буенча җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен сатыла торган җылылык энергиясе (егәрлеге), җылылык китерү матдәсе күләме чагылдырыла;
г) җайга салуның алдагы хисап чорына һәм хисап чорына кулланыла торган ягулыкның структурасы һәм бәяләре, шулай ук аның калориялелеге һәм аны китертү (ташу) хакы турындагы белешмәләр;
д) җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган эшчәнлектән чыгымнар һәм кирәкле тулай табыш исәпләмәсе, беренчел белешмәләргә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы тарафыннан расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифларны) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә әзерләнгән икътисадый нигезләү (кулланыла торган индексларны, нормаларны һәм исәпләмә нормативларын, тарифларны җайга салу буенча тәкъдим ителә торган методны, озак сроклы җайга салу буенча тәкъдим ителә торган билгеләрне, җылылык белән тәэмин итү схемасында (ул расланган очракта) кабул ителгән чагыштырма үзгәрүчән чыгымнарны күрсәтеп) теркәп;
е) бәяләр (тарифлар) исәпләмәсе;
ж) билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программасы күчермәсе (яки инвестиция программасы проекты), заем капиталын турыдан-туры финанслау һәм хезмәт күрсәтү өчен кирәкле акчаларга булган ихтыяҗны нигезләп һәм, әгәр инвестиция программасын раслау «Җылылык белән тәэмин итү турында»гы федераль законда каралган булса, инвестиция программасын финанслау чыганакларын күрсәтеп;
з) җайга салуның алдагы хисап чорында керми кала торган яки өстәмә алынган, рәсми статистик һәм бухгалтерлык хисаплылыгы яисә җайга салынулы оешмаларның хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, шулай ук сатулар уздыру нәтиҗәсендә төзелгән килешүләр нигезендә ачыкланган керемнәр исәпләмәсе (әгәр тарифларның җайга салу методында башкача каралмаган булса);
и) мөрәҗәгать итүче тарафыннан сатулар үткәрүне раслый торган документларның күчермәләре (сатулар үткәрү турында нигезләмә, белдерү, документлар, сатулар үткәрү барышында төзелә торган беркетмәләр);
к) җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашыру турындагы килешүләр (шулай ук җылылык белән тәэмин итү килешүләренең, һәм (яки) җылылык энергиясен, җылылык китерү матдәсен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы килешүләрнең, һәм (яки) җылылык энергиясен (егәрлеген) һәм (яки) җылылык китерү матдәсен китертү килешүләренең, һәм (яки) резервлы җылылык егәрлеген саклап тоту буенча хезмәтләр күрсәтү килешүләренең, һәм (яки) тоташтыру турындагы килешүләрнең) исемлеге, анда килешү төзелгән зат турында, килешү предметы, килешүне төзү датасы, килешүнең гамәлдә булу срогы, килешү буенча гамәлгә ашырыла торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) күләме, кулланыла торган җылылык китерү матдәсенең төре һәм параметрлары турында мәгълүматлар чагылдырылырга тиеш.
л) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү турындагы документ күчермәсе;
м) дәүләт яки муниципаль милектәге җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессия килешүе буенча яклар килешүе нигезендә яки, җирлекне, шәһәр округын җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарына керткәнчегә кадәр, әлеге объектларның аренда килешүе нигезендә җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә), шул исәптән электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында да, ике ставкалы тариф сайлау турында гариза, әлеге концессия килешүендәге (аренда килешүендәге) якларның җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә), шул исәптән электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында да, тариф төрен бер ставкалыдан икен ставкалы тарифка үзгәртүгә ризалыгын раслый торган документларны теркәп;
н) оешманың тутырылган паспорты;
о) җылылык челтәрләре хуҗасының җылылык челтәрләренә кертү критерийларына туры килүен раслаучы документлар күчермәләре һәм башка мәгълүмат.Бәяләр (тарифлар) билгеләү турында гариза.
Бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы гариза җайга салынулы оешманың җитәкчесе яки башка вәкаләтле заты тарафыннан имзалана, җайга салынулы оешманың мөһере (булган очракта) белән таныклана һәм теркәлә торган документлар һәм материаллар исемлеген үз эченә ала.
Бәяләр (тарифлар) билгеләү турындагы эшне ачу өчен документлар һәм материалларның әлеге исемлеге тулы булып тора.
Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.
Дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен җаваплы Дәүләт комитетының структур бүлекчәсе: җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге.