“Электр энергиясенең ваклап сату базарларының эшләве, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында” 04.05.2012 ел, №442 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 97 пункты (алга таба – №442 карар) нигезендә, 2013 елның 1 июленнән максималь егәрлеге 670 кВт ким булмаган электр энергиясен кулланучыларның түбәндәге таләпләр буенча беренче һәм икенче бәя категориясен сайлап алу һәм куллану хокукы юкка чыкты.
Максималь егәрлеге 670 кВт ким булмаган электр энергиясен кулланучылар Россия Федерациясенең тиешле субъектында электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 1 ай эчендә гарантияле төстә җибәрүчегә хәбәр җиткерү юлы белән бәя категориясен мөстәкыйль сайлап ала (шул ук вакытта сайлап алынган бәя категориясе электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны гамәлгә кертү датасыннан, электр энергиясе (егәрлек) өчен исәп-хисап ясауда кулланыла) һәм алар сайлап алуга хокуклы:
өченче бәя категориясен – электр энергиясе(егәрлек) өчен сатып алынган энергия кабул итү җайланмалары, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның бер ставкалы вариантын сайлап алу шартларында, электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирә торган исәпләгечләр белән җиһазланганда;
дүртенче бәя категориясен – электр энергиясе (егәрлек) өчен сатып алынган энергия кабул итү җайланмалары, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның ике ставкалы вариантын сайлап алу шартларында яки электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тариф вариантын сайлап алмыйча, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның ике ставкалы варианты буенча исәп-хисаплар ясаганда, электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирә торган исәпләгечләр белән җиһазланганда;
бишенче бәя категориясен – электр энергиясе (егәрлек) өчен сатып алынган энергия кабул итү җайланмалары, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның бер ставкалы вариантын сайлап алу һәм тәүлек сәгатьләре буенча электр энергиясен куллану күләмнәрен планлаштыру турында шартларны электр энергия белән тәэмин итү (электр энергиясен (егәрлек) сату-алу (җибәрү) килешүенә кертү шартларында, электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирә торган исәпләгечләр белән җиһазланганда;
алтынчы бәя категориясен – электр энергиясе (егәрлек) өчен сатып алынган энергия кабул итү җайланмалары, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның ике ставкалы вариантын сайлап алу шартларында яки электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тариф вариантын сайлап алмыйча, электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифның ике ставкалы варианты буенча исәп-хисаплар ясау, шулай ук тәүлекнең сәгатьләре буенча электр энергиясен куллану күләмнәрен планлаштыру турында шартларны электр энергия белән тәэмин итү (электр энергиясен (егәрлек) сату-алу (җибәрү) килешүенә кертү шартларында электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирә торган исәпләгечләр белән җиһазланганда.
Шул ук вакытта, беренче һәм икенче бәя категорияләреннән тыш, башка категорияне сайлап алу турында хәбәр җиткерелмәгән очракта, электр энергиясенә (егәрлек) исәп-хисап ясап өчен 2013 елның 1 июленнән башлап, максималь егәрлеге 670 ким булмаган электр энергиясен кулланучыларга карата өченче бәя категориясе (электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бер ставкалы тариф куллану очрагында) яки дүртенче бәя категориясе (электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә ике ставкалы тарифны куллану очрагында) кулланыла.
Шуны искәртеп узарга кирәк: бишенче яки алтынчы бәя категориясен сайлап алу очрагында, электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирердәй исәпләгечләр белән җиһазландырудан тыш, тәүлек сәгатьләре буенча электр энергиясен куллану күләмнәрен планлаштыру да зарури.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, максималь егәрлеге 670 кВт ким булмаган кулланучыларга, кулланылган электр энергиясе бәясенең кинәт кенә үсүенә юл куймау максатыннан чыгып, электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирердәй учет приборларын урнаштырырга тәкъдим итә. Электр энергиясен куллану күләмнәрен сәгатьләп үлчәү мөмкинлеге бирердәй исәпләгече булмаган кулланучыга карата, №442 карар белән расланган Электр энергиясен ваклап сату базарларының эшләвенең төп нигезләмәләренең №3 кушымтасына туры китереп, энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеге күләменнән чыгып электр энергиясе (егәрлек) учетының исәп-хисап ысулы кулланылачак, бу исә электр энергиясе (егәрлек) бәясен шактый ук арттырырга мөмкин.
“Кулланучылар тарафыннан максималь егәрлеге 670 кВт ким булмаган энергия белән тәэмин итү килешүләрен үтәү үзенчәлекләре турында” 13.09.2013 ел, №1-31/3341 мәгълүмати хат
Максималь егәрлеге 670 кВт артыграк булган электр энергиясен кулланучылар белән исәп-хисап ясауны кертеп, өстәмә мәгълүматлар “Татэнергосбыт” ААҖ сайтында урнаштырылган.