«Тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу – Россия МКФХ эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Тарифларны җайга салуның төп принцибы булып кулланучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр өчен баланслы алым табу тора. Инфраструктура яңартуга, реконструкцияләүгә мохтаҗ, шул ук вакытта тарифларны үзгәртү темплары кулланучылар мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш. Тариф тотрыклылыгын тәэмин итәргә, әмма җайга салынулы оешмалар белән хезмәттәшлек иткәндә икътисадый вәзгыятьнең үзгәрүен дә исәпкә алырга кирәк», – диде Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский тарифларны җайга салуга багышланган фәнни-гамәли конференциядә.
МКФХ башлыгы хәбәр иткәнчә, хөкүмәт Россия МКФХ инициативасы буенча яңа тариф инструменты – электр энергетикасы өлкәсендә җайга салу килешүен билгеләгән. Килешү шартлары буенча компанияләр яңа, масштаблырак, инвестицияләргә юнәлдерелгән йөкләмәләр ала, ә төбәкләр тарифлар буенча аңлаешлы, озак вакытлы кагыйдәләр тәэмин итә.
Тарифларны җайга салу процессын оптимальләштерү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең электр энергетикасы өлкәсендә тариф-баланс карарларын кабул итүне иртәрәк вакытка (1 декабрьдә) күчерү турындагы карары проекты эшләнгән. 15 октябрьгә кадәр Россия МКФХ җыелма фараз балансын формалаштырып бетерәчәк, ә 1 ноябрьгә кадәр электр энергетикасында бәяләрнең чик дәрәҗәсе билгеләнәчәк.
Башка коммуналь хезмәтләрне җайга салу өлкәсендә тариф кампаниясе срокларын 1 декабрьгә күчерү буенча шундый ук эш алып барыла. Максим Шаскольский билгеләп үткәнчә, закон нигезендә тарифларны 1 декабрьгә кадәр билгеләү тыелмый.
Ул искәрткәнчә, 1 сентябрьдән җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм ККК белән эш итү өлкәсендәге мәгълүматны ачуның яңа стандартлары гамәлгә керде, яңа формалар да расланды.
МКФХ җитәкчесе БМАС базасында тарифларны җайга салуның цифрлы экосистемасының комплекслы архитектурасын булдыру өлешендә процессларны цифрлаштыру темасына да кагылды.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә барлыгы 28 мең җайга салына торган субъект эшчәнлек алып бара, ә аларның керемнәренең гомуми күләме 5 триллион сум тирәсе тәшкил итә. Бу шартларда Россия МКФХ җайга салына торган өлкәләрдә хокук бозуларны кисәтү механизмнарына зур игътибар бирә, практикага комплекслы күзәтүләр әзерләнә, тариф комплаенсы кертелә. Ә тикшерүләр үткәрү вәкаләтләренең бер өлеше Россия МКФХ төбәкләрдәге территориаль органнарына тапшырылган.
Максим Шаскольский чыгышы ахырында җайга салу органнарына конференциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм чараның актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен уртак гамәлләр эшләү ягыннан әһәмиятен билгеләп үтте.