Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Кама полимер материаллар заводы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген яңадан бүлү юлы белән “КарбоКам” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ генерирлау җайланмасын (ТГ-4) “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ генерирлау җайланмасын (ТГ-5) “Челтәр компаниясе”ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
4. “Таттеплосбыт” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
5. “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ өчен ташландык суларны агызуга тарифны билгеләү турында.
6. “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифны вакытыннан алда яңадан карау турында.
7. Кулланучыларга “Красный Бор коммуналь челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны билгеләү турында.
8. Кулланучыларга “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.