Иҗтимагый палата төбәкләрнең энергетика комиссияләре сайтларында мәгълүмат ачыклыгына мониторинг нәтиҗәләрен игълан итте.
Иҗтимагый палатаның Җирле үзидарә һәм торак-коммуналь сәясәт комиссиясе Россия субъектларыннан алынган ЖКХ тарифлары буенча мәгълүматларны анализлаган. Комиссия Рәисе Светлана Разворотнева әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә тарифлар турында һәм аларның үсеш динамикасы турында мәгълүматлар әлегәчә сер булып калып килә.
- Безнең экспертлар төрле төбәкләрнең энергетика комиссияләре сайтларында мәгълүмат ачыклыгына анализ ясады. Кайбер төбәкләрдә бирелә торган мәгълүмат кулланучыларга җитәрлек күләмдә түгел. Мәгълүматлар ел саен яңартылып барырга, алар белән бик җиңел һәм гади генә танышу мөмкинлеге булдырылырга тиеш, - дип белдергән ул.
Тарифлар буенча иң хәбәрдар булган Россия төбәкләре исемлегенә 11 төбәк кергән. Алар арасында – Вологда,, Воронеж өлкәләре, Еврей АО, Байкал аръягы крае, Калуга, Мәскәү өлкәләре һ.б.
“Отличниклар” исемлегендә Татарстан да бар. Экспертлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтын (http://kt.tatarstan.ru/) тиешенчә бәяләгән. Мониторинг мәгълүматларына караганда, порталда “2013 елга тарифлар турында таблица рәвешендә мәгълүматлар урын алган” (өстәвенә “ел башы белән чагыштырганда һәм 1 июльдән”), шулай ук сайтта 2010 елдан бүгенгә кадәрге чор өчен тарифлар турында мәгълүматлар урнаштырылган. Экспертлар сайт турында, “кулланучылар өчен уңайлы сайт”, дигән фикергә килгән.
«Деловой квартал» газетасыннан (28.08.2013) алынды, http://kazan.dkvartal.ru/news/tatarstan-poluchil-otlichno-za-otkrytost-tarifov-zhkx-236756431