Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләр катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Кама полимер материаллар заводы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген яңадан бүлү юлы белән “КарбоКам” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ генерирлау җайланмасын (ТГ-4) “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ генерирлау җайланмасын (ТГ-5) “Челтәр компаниясе”ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
4. “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифны вакытыннан алда яңадан карау турында.
5. “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ өчен ташландык суларны агызуга тарифны килештерү турында.
6. Кулланучыларга “Красный Бор коммуналь челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны килештерү турында.
7. Кулланучыларга “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.