23 августта Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Симкачев аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, менә хәзер мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенучы балаларга портфельләр тапшыру тантанасында катнашты. Беренче сыйныфка барырга җыенган сабыйларга Дәүләт комитеты хезмәткәрләре җыйган акчага сатып алынган мәктәп кирәк-яраклары белән 5 портфель тапшырылды.