Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “МНКТ” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. “Алабуга” ППТ махсус икътисадый зонасы” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында” 19.12.2012 ел, №6-32/тп Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү хакында”.
3. Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы Әлмәт шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.